Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Рушания Сольвар «Сәламәт яшәү рәвеше конструкторы» дигән уен чарасы үткәрде. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Чараның максаты балигъ булмаганнарда сәламәт яшәү рәвеше алып баруга ныклы мотивация булдыру, үзләренең физик һәм психик сәламәтлекләренә аңлы мөнәсәбәт булдыру, шулай ук актив ял итүне популярлаштыру иде.
Уен форматы ярдәмендә катнашучылар үз организмнары турында кайгыртуның катлаулы кагыйдәләрен җиңел үзләштерделәр. Программа азагында һәр бала тематик белешмәлек алды.