17 июльдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында спорт чарасы үткәрелде.
Үзәк белгече катнашучыларга «Кульбуто» өстәл уены турында сөйләде. Бу уенда төрле төстәге шарлар тишекләргә эләгсен өчен тактаны әйләндерергә кирәк.
Уен барышында катнашучылар хәрәкәт координациясен, мускул көчен һәм игътибарны туплауны үстерделәр, ә уртак вакыт үткәрү команда багланышларын формалаштыруга ярдәм итте.
Чарада алты кеше катнашты.