22 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең көндезге тору бүлегендә «Наркотикларсыз спорт дөньясы» спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрелде.
Чарага наркотик һәм башка зарарлы матдәләрнең кеше сәламәтлегенә тәэсире турында профилактик әңгәмә, шулай ук ял итүне оештыруның альтернатив формалары: иҗади остаханәләр, мәдәни-ял программалары һәм физик культура дәресләре турында мәгълүмат кертелгән иде.
Чарада 9 кеше катнашты.