Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау кысаларында чара узды, аның барышында мәктәпкәчә төркемдә тәрбияләнүчеләргә витаминнар һәм табигый продуктларның файдасы турында сөйләделәр.
Дәрес барышында балалар витаминнарны даруханәдән сатып алып кына калмыйча, үз бакчаларыңда да үстерергә мөмкин икәнен белделәр. Программага викторина, продуктларны татып карау һәм алынган мәгълүматны ныгыту буенча иҗади бирем кертелгән иде.