Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дефектолог-укытучы Фирая Ризванова «Сәламәтлекнең күңелле дәресе» дигән мавыктыргыч интеллектуаль викторина оештырды.
Үзәктә тәрбияләнүчеләр көн режимы һәм сәламәт туклану турында сөйләделәр, нинди продуктларның файдалы, ә кайсыларының зарарлы булуы, режимны ничек үтәргә һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Чара мавыктыргыч һәм файдалы булды. Балалар табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, халык зирәклеге турында фикер алыштылар һәм сәламәт яшәү рәвеше серләрен белделәр.
Педагог сүзләренчә, мондый дәресләр балаларда игелеклелек, логик фикерләү, танып белү сәләтен, сөйләм һәм аралашу күнекмәләрен үстерә. Балалар командада эшләргә өйрәнәләр һәм сәламәтлеккә аңлы мөнәсәбәт формалаштыралар.