ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2025 ел
сишәмбе

Россия Хезмәт министрлыгының Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты «Фокуста – хезмәтне саклау» иң яхшы фотоэшенә бөтенроссия конкурсы уздыра. Конкурс Россия оешмалары хезмәткәрләренең хезмәтне саклауга кызыксынуын арттыруга, икътисадның төрле тармакларында эш урыннарында куркынычсызлык культурасын күрсәтүгә юнәлдерелгән.


16
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

16 июньдә «Иминлек һәм хезмәтне саклау» 29 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмә-форумында катнашучыларны һәм килүчеләрне теркәү ачыла. Имин хезмәт шартларын булдыру һәм тәэмин итү өлкәсендә масштаблы вакыйга Мәскәүдә 2025 елның 11–14 ноябрендә узачак.


9
июнь, 2025 ел
дүшәмбе

Быел Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан алты бөтенроссия конкурсы уздырыла.

 


30
май, 2025 ел
җомга

29 майда «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкиле» исеменә XII Республика смотр-конкурсының финалы булды. Җиңү өчен республиканың төрле предприятиеләре һәм тармаклары вәкилләре көрәште. 15 катнашучы хезмәтне саклау өлкәсендә үз белемнәрен һәм компетенцияләрен күрсәттеләр.


28
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр өчен «Хезмәтне саклау» викторинасы үткәрелде. Чараның инициаторы һәм идея илһамчысы хезмәтне саклау буенча белгеч Наталья Сафина булды.

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган тематик атна узды. Чаралар эш урыннарында иминлек һәм сәламәтлекнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән.

Быел Бөтендөнья хезмәтне саклау көне цифрлаштыруның һәм ясалма интеллектның хезмәткәрләрнең иминлегенә һәм сәламәтлегенә йогынтысына багышланачак. Ясалма интеллект һәм цифрлаштыру көндәлек тормышның һәм җитештерү процессларының аерылгысыз өлешенә әверелә. Алар куркынычларны киметеп һәм бәхетсезлек очракларын булдырмыйча, имин хезмәт шартлары тудырырга ярдәм итә.


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионаты хәрәкәте Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган. Федераль оператор – Һөнәри белем бирүне үстерү институты.


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартлары тудыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, уңай тәҗрибә тарату максатларында Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе ел саен «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» конкурсы үткәрә.


31
март, 2025 ел
дүшәмбе

X Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы 2025 елның 15–18 сентябрендә Сириуста узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International