Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган тематик атна узды. Чаралар эш урыннарында иминлек һәм сәламәтлекнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Хезмәтне саклауның актуаль мәсьәләләре» темасына чара узды. Хезмәткәрләр хезмәтне саклау буенча җаваплы белгеч белән берлектә төрле ситуацияләрдә вазыйфаи бурычларны үтәгәндә үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен кабатладылар.