Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы 15–18 сентябрьдә узачак

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

2025 елда юбилей X Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы 15–18 сентябрьдә «Сириус» университетында узачак.

Чараны уздыру елларында дәүләт хакимияте органнары, эш бирүчеләр, профсоюзлар, иҗтимагый һәм фәнни оешмалар вәкилләренең хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләрнең төрле аспектларын карау максатында көчләрен берләштереп, илнең төп социаль-хезмәт чарасы статусын яулады.

2024 елда чарага Россиянең 89 төбәгеннән 8 000 нән артык кеше килгән иде. Эшлекле программага хезмәтне саклау, хезмәт медицинасы, җитештерүдә хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау, хезмәт базары, халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм мәшгульлек мәсьәләләренә багышланган 150дән артык чара кертелгән иде. Мәйданчыкта 27 илдән 2 000нән артык компания вәкилләре очрашты. Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы тармак күргәзмәсендә 200дән артык компания һәм оешма катнашты.

Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы-2025 стратегик темасы – «Халыкны саклау – тотрыклы үсеш гарантиясе».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International