«Ышаныч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәтне саклау буенча викторина узды

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәткәрләр өчен «Хезмәтне саклау» викторинасы үткәрелде. Чараның инициаторы һәм идея илһамчысы хезмәтне саклау буенча белгеч Наталья Сафина булды.

Викторинада ике җыелма команда катнашты. Катнашучылар катлаулы биремнәрне үтәделәр, викторинаның сорауларына җавап бирделәр, хезмәтне саклау өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр. Ике команда да биремнәрне уңышлы үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International