Татарстанлылар хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча тест уза алачак

2025 елның 14 июле, дүшәмбе

2025 елның 16 сентябрендә 10:30 сәгатьтә X Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгы кысаларында «Хезмәтне саклау һәм эштә куркынычсызлык – 2025» бөтенроссия тестлаштыру узачак. Чара киң җәмәгатьчелекнең игътибарын хезмәтне саклау мәсьәләләренә җәлеп итү, имин тәртип культурасын һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыру, шулай ук гражданнарның хезмәтне саклау өлкәсендәге хәбәрдарлык дәрәҗәсе турында объектив мәгълүмат алу максатларында үткәрелә.

Тест үткәрү катнашучыларга хезмәтне саклау өлкәсендә үз белемнәренә бәйсез бәя алырга мөмкинлек бирәчәк.

Тест үткәрүдә катнашуга гаризалар 1 августтан 1 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Тестны оештыручы – Россия Хезмәт министрлыгының Бөтенроссия хезмәт фәнни-тикшеренү институты.

Тест үткәрү турында тулырак мәгълүмат www.testsafety.vcot.info сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International