29 майда «Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкиле» исеменә XII Республика смотр-конкурсының финалы булды. Җиңү өчен республиканың төрле предприятиеләре һәм тармаклары вәкилләре көрәште. 15 катнашучы хезмәтне саклау өлкәсендә үз белемнәрен һәм компетенцияләрен күрсәттеләр.
Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгеннән конкурста социаль-тернәкләндерү бүлеге мөдире, учреждениенең хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкиле Эльвира Исмәгыйлева катнашты.
Конкурс ике этапта узды. Барлык этаплар йомгаклары буенча Эльвира Исмәгыйлева беренче урынны алды һәм «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы вәкаләтле вәкил» исеменә лаек булды. Җиңүче кубогын аңа ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева тапшырды.
Эльвира Исмәгыйлеваның җиңүе – «Шәфкать» үзәгендә хезмәтне саклау системасының югары дәрәҗәдә эшләвен, ә профсоюз активистларының үз эшенең чын профессионаллары булуын тагын бер кат раслый.