Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган «Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясады.
Бүген Казанда “Третий возраст” XVI республика пенсионерлар спартакиадасы финалы узды. Ул “Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы”на һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Ярышлар “Актив озынгомерлелек” программасы кысаларында уздырыла. Аның максаты өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту гына түгел, ә ничә яшьтә булуга карамастан мөмкинлекләрнең чиге юк икәнне күрсәтә.
Федераль ресурс (мәгълүмати-методик) үзәге 2026 елның 1 июненнән 31 августына кадәр узачак “Мөмкинлекләр тудыру – барыбыз өчен дә маршрут” дип аталган җәйге марафонында катнашырга чакыра.
Лениногорск районының “Исток-Башлангыч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан “Кабат хокук бозуларны профилактикалау. Балигъ булмаган балалар яшәгән хокук бозган, әмма ирегеннән мәхрүм итүгә дучар булмаган эшләү” дигән чара узды. Анда Зәй, Актаныш, Алексеевск, Нурлат, Тукай, Түбән Кама районнары, шулай ук Чаллы шәһәре вәкилләре катнашты.
Ел саен Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында спорт һәм хәйрия бәйрәме узды. “Без чемпионнар” хәйрия проекты кысаларында биредә тәрбияләнүчеләр янына ““Игелекле эш” социаль ярдәм күрсәтү үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре килде. Сабыйларны котлауга район башлыгы Алмаз Мингулов та кушылды.
“Тәтеш балкышы” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Гаилә” илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыра. Җәйге каникуллар алдыннан балалар өчен “Юлда куркынычсызлык әлифбасы” дип аталган профилактик дәрес оештырылды.
Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта чик буе хезмәткәрләре көненә багышланган иҗади проект узды. Биредә тәрбияләнүчлеәр “Ватанны сакларга дигән һөнәр бар” дип аталган стена газетасы ясады.
28 майда Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларын тернәкләндерү үзәгендә чәчәк хезмәт терапиясе буенча мастер-класс узды.
Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Корбан бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды.
27 майда Бөгелмә районының “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә гадәти булмаган дәрес узды: балалар шарлардан уенчыклар ясарга өйрәнделәр.