7 апрель көнне Лаеш шәһәренең «Белогорье» яшьләр үзәгендә Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган түгәрәк өстәл узды. Катнашучыларга Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша яңа туган баланы ничек теркәү, яшь гаиләләр өчен торакны субсидияләү программасы турында сөйләделәр. Шулай ук йөкле хатын-кызның ресурс халәтен эзләү буенча мастер-класс үткәрелде.
Чарада «Белогорье» үзәге җитәкчесе Ирина Голованова, ГХАТ бүлеге начальнигы Айгөл Локманова, «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Юлия Александрова катнашты.
Чара азагында барлык йөкле хатын-кызларга Лаеш муниципаль районы җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырдылар.