Инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы кысаларында Татарстан Республикасында 16 апрельдән 30 апрельгә кадәр өченче мәртәбә Мөмкинлекләр фестивале узачак.
Фестиваль катнашучыларга аерым хезмәт функцияләрен үтәү буенча үзләренең һөнәри күнекмәләрен күрсәтү, инвалидлык һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 14 яшьтән өлкәнрәк булган затларның һөнәри һәм шәхси потенциалын үстерү мөмкинлеге бирүне күздә тота.
Быел фестиваль республиканың 12 муниципаль берәмлегендә 13 мәйданчыкта старт ала: Спас районында – 16 апрельдә, Саба, Нурлат һәм Түбән Кама районнарында – 17 апрельдә, Казан шәһәрендә – 21 апрельдә (2 мәйданчык), Чистай районында – 22 апрельдә, Минзәлә районында – 23 апрельдә, Яр Чаллы шәһәрендә, Лениногорск һәм Алабуга районнарында – 24 апрельдә, Арча районында – 28 апрельдә, Яшел Үзән районында – 29 апрельдә.
Региональ дәрәҗәдәге чара катнашучыларның ике категориясен күздә тота – мәктәп укучысы һәм студент / белгеч. Биремне үтәү вакыты ике сәгатьтән артмаячак.
Фестивальдә халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән, мәгариф оешмаларыннан, озатып йөрүчеләрдән, волонтерлардан һәм экспертлардан 600дән артык кеше катнашачак.
Фестивальнең оештыручылары: Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» АКБО.