Бөтендөнья өстәл теннисы көне кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияче Алексей Шатков «Җитез ракетка» турниры үткәрде. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм игътибарны зарарлы гадәтләрне кисәтүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Турнирда катнашучылар үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, һәркем бу мавыктыргыч көрәштә иң яхшысы булырга омтылды. Тәрбияләнүчеләр бик күп уңай хис-кичерешләр алды.
Турнир нәтиҗәләре буенча Тимур Давыдов һәм Анастасия Кузнецова җиңүчеләр булды. Барлык катнашучылар грамоталар һәм зур булмаган сувенирлар белән бүләкләнде.