«Астра» үзәге копилкасында – «Абилимпикс» чемпионатының көмеш медале

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Рания Ильясова «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында икенче урынны яулады.

«Рәссам-бизәүче» компетенциясе буенча ярышлар Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте базасында узды. Чыгыш ясарга Ранияне хезмәт буенча инструктор Елена Белова әзерләде. Алар бергәләп техниканы камилләштерделәр һәм катнашучының иҗади потенциалын ачу өстендә эшләделәр. Көмеш медаль аларның уртак эшләренең һәм тырыш хезмәтләренең лаеклы нәтиҗәсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International