Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, 21 июнь көнне “Искә алу шәме 2017” Бөтен Россия акциясе узды.
Билгесез солдат һәйкәле янына искә алу шәме яндыру өчен бик күп кеше җыелган, шул исәптән балигъ булмаган социаль ярдәм алучылар да килгән иде.
Һәр елны Бөек Ватан сугышы башланган көн район халкын берләштерә. Чарага мәктәп укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар, социаль хезмәткәрләр һәм башка оешмалардан кешеләр җыелган иде. Һәрби комиссариат җитәкчесе, район башлыгы урынбасары, дин әһелләре үзләренең чыгышларында яшь буынга бу сугыш елы вакыйгаларын онытмыйча алда килгән буынга җиткерергә әйтте. Бу чара бер минут тынлык һәм сугышта үлеп калган солдатлар һәйкәле янына чәчәкләр кую белән төгәлләнде.