Социаль приютларда тәрбияләнүчеләр шигырь укучылар конкурсында катнашырга чакырыла

2026 елның 31 марты, сишәмбе

Туган тел традицияләрен торгызу һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүче талантлы балаларны ачыклау максатларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Туган тел» шигырь укучылар конкурсы үткәрә.

Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге социаль приютларда тәрбияләнүчеләр катнаша ала.

Гаризалар 2026 елның 1 апреленнән 20 апреленә кадәр кабул ителә.

Шигырь укучылар конкурсын уздыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә алырга була: (843) 598-31-96 (өстәмә 740); Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 205 кабинет.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International