Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре инициатива күрсәттеләр һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен чираттагы гуманитар ярдәм җыйдылар.
Алгы сызыкка кирәкле азык-төлек продуктлары, шәхси гигиена чаралары сатып алганнар, ә социаль хезмәт алучылар рәхмәт сүзләре белән хатлар язган.
Мондый кирәкле һәм игелекле эштә күпбалалы әни, һәлак булган МХО катнашучысының һәм гамәлдәге сугышчының сеңлесе Наталья Корнеева аеруча активлык күрсәтте.
Посылкаларны гуманитар ярдәм кабул итү пунктына илткәннәр инде, якын арада алар билгеләнгән урынга китәчәк.