Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль хезмәтләр алучылары һәм аларның ата-аналары өчен оригами буенча мастер-класс үткәрелде. Чара айның һәр соңгы сишәмбесендә үткәрелә торган ачык гаилә / ата-аналар көне кысаларында узды.
Учреждение белгече оригаминың кулларның вак моторикасын үстерү һәм психоэмоциональ халәтне тотрыкландыру өчен файдасы турында сөйләде. Бөҗәкләр һәм чәчәкләр турындагы табышмаклар һәм сораулар мастер-класс темасын ачты.
Аннары белгеч, күбәләк килеп чыксын өчен, кәгазьне ничек бөкләргә кирәклеген аңлатты. Әзер эшләнмәләрне катнашучылар фломастерлар белән буядылар, бизәделәр.
Чарада 15 кеше катнашты.