Татарстанлылар Министрлыкның 2024 елга өстенлекле максатларын билгеләделәр

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

21 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы узды, анда халыкны сораштыру нәтиҗәләре каралды һәм ведомствоның 2024 елга максатлары һәм бурычлары билгеләнде.

Исегезгә төшерәбез, онлайн-сораштыру Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында узды. Ул 6 декабрьдә тәмамланды. Ачык онлайн тавыш бирүгә киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча 15 тәкъдим чыгарылган иде. Министрлыкның өстенлекле максатлары һәм бурычлары өчен барлыгы 9 158 граждан тавыш бирде.

Иң күп тавыш җыйган максатлар Иҗтимагый совет каравына чыгарылды. Утырышта экспертлар 2024 елга ведомствоның 5 өстенлекле максатын раслады.

2024 елга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының халык алдында формалаштырылган максатлары исемлеге түбәндәгечә:

1. Укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге 12 меңнән ким булмаган балигъ булмаган гражданны вакытлыча эш белән тәэмин итүне оештыру;

2. Эш эзләү максатыннан мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән гражданнарның ким дигәндә 65 % эшкә урнаштыру;

3. Республика акчалары хисабына сертификат нигезендә

ташламалы шартларда сәламәтләндерелгән пенсионерларның һәм аерым бюджет тармаклары хезмәткәрләренең гомуми санының 30 % да ким булмаган өлешен (кимендә 2 000 кеше) шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү;

4. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында социаль тернәкләндерү яки абилитация хезмәтләре белән тәэмин итү өлешен арттыру: инвалид балаларны 89 проценттан 94 процентка кадәр (кимендә 9,1 мең кеше), инвалидларны – 85 проценттан 90 процентка кадәр (кимендә 7,9 мең кеше);

5. Икътисад үсеше өчен кадрлар әзерләү. Кимендә 3 мең зур яшьтәге халыкны укытуны оештыру.

Сайланган максатларны тормышка ашыру барышы Министрлык сайтындагы хисапларда яктыртылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International