Махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итү максатыннан «көмеш» волонтерлар Валентина Шишкина, Татьяна Мальгина һәм Любовь Меньших Мамадыш районындагы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге карамагындагылар өчен үлән чәен төрү буенча мастер-класс үткәрделәр.
Үләннәрне бүлекчә хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар җыйды.
Өлкәннәр мондый кирәкле эштә катнашу бик ошавын таный, чөнки шулай алар үзләренең әһәмиятен тоялар.