22–23 октябрьдә Волгоградта «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының «Электромонтер» номинациясендә федераль этабы узачак. Конкурста Татарстан Республикасыннан «КАМАЗ» ГАҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер Алексей Майоров катнаша.
3–4 октябрьдә Самарада «Икенче старт» номинациясендә федераль этап җиңүчеләрен билгеләделәр. Бу эшче белгечлегенә күчкән һәм анда кимендә бер ел эшләүчеләр өчен махсус номинация. Илнең 17 төбәгеннән катнашучылар инде олы яшьтә яңа һөнәр сайлап, үз тормышыңны ничек үзгәртергә мөмкинлеген күрсәтү өчен җыелдылар.
Өченче урынны Татарстан Республикасыннан Станислав Нижегородцев алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, татарстанлылар конкурста уңышлы чыгыш ясыйлар һәм призлы урыннар алалар. Татарстаннан катнашучылар копилкасында шулай ук түбәндәге җиңүләр бар:
Рузил Зәкиев - «Агроном» номинациясендә 1 нче урын;
Азат Сибгатуллин – «Слесарь-җыючы» номинациясендә 1 нче урын;
Раил Шакирҗанов – «Яшелчәче» номинациясендә 3 нче урын;
Инсаф Сибгатов – «Радиоэлектрон аппаратура монтажчысы» номинациясендә 2 нче урын;
Роман Гыйзетдинов – «Мехатроника һәм робот техникасы буенча белгеч» номинациясендә 3 нче урын;
Дамир Касыймов – «Слесарь-инструментальщик» номинациясендә 2 нче урын.
«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы «Кадрлар» илкүләм проектының «Хезмәт кешесе» федераль проекты кысаларында уза. Ярышлар эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.