Рәхимсез мөгамәләне кисәтү программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаганнар белән уен дәресе үткәрде.
Балалар коммуникатив күнекмә формалаштыруга юнәлдерелгән уен уйнадылар. Шулай ук уенда катнашучылар үзара гаепләүләр, әдәпле гафу үтенүләр һәм ярдәм сорау тәҗрибәсе алдылар. Аңлаешлы уен формасында балалар агрессияне социаль яктан кулай рәвештә җиңәргә өйрәнделәр.