«Энергетик» мәдәният сарае базасында Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге белгечләре кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе оештырды. Чара бәйрәм рухы тудыруга һәм җәмәгатьчелек игътибарын өлкән буын ихтыяҗларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән иде.
Күргәзмәдә социаль хезмәт алучылар ясаган әйберләр күрсәтелде. Чарада дүрт кеше катнашты.