Бүген Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге төркемдә катнашучы җиде кеше өчен сенсор бүлмәсендә дәрес узган. Чара гражданнарның психофизик һәм эмоциональ сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән иде.
Дәрестә яшь кешеләр тавыш һәм музыка ярдәмендә тынычлык халәтенә килделәр. Шулай ук эш барышында мускуллар һәм психоэмоциональ өлкә өчен Джекобсон буенча прогрессив релаксация, аутотренинг күнегүләре, «Төсле сулыш» кебек техникалар кулланылды.
Очрашу ахырында катнашучылар үз хис-тойгылары белән уртаклаштылар.