23 май көнне Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Сәламәтлекне ныгыту алымнары» дигән дәрес үткәрде. Чарада көндезге төркемнән җиде кеше катнашты.
Дәрестә яшь кешеләр сәламәт туклану, хезмәт һәм ял режимы, шәхси гигиена, актив яшәү рәвеше алып бару, чыныгу, психоэмоциональ халәтне нормальләштерү һәм стресска каршы тора белү турында сөйләштеләр. Моның өчен гамәли күнекмәләр алу сыйфатында прогрессив мускул релаксациясе техникасын кулланып күнегүләр, диафрагмаль (корсак) сулышына күнегүләр һәм аутотренинг күнегүләре башкарылды.