ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

3 нче урта белем бирү мәктәбе базасында муниципаль администратор Марина Архипова һәм "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге секретаре Роза Рыбина 27 шәһәр мәктәпләре директорлары урынбасарлары өчен интерактив семинар үткәрде.

 

 

Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар узды.

 

Кичә, 18 май көнне Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "КАМАЗ" (Логистика үзәге) ҖАҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәге, "МТП-Групп" ҖЧҖ.

 

"Гаилә кунакханәсе" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль педагог Ольга Плаксина һәм психолог Наталья Емельянова ведомствоара учетта торучы гаиләләр өчен чара үткәрде.

 

2017 елның 17 маенда Яр Чаллы шәһәрендә “Уңыш территориясе” дип  аталган яшьләр һөнәри юнәлеш бирүче форумы үтте. Ул яшьләргә һөнәри яктан үзбилгеләнү өчен ярдәмче буларак инновацион яшьләр мәйданчыгы булып тора, монда  укучылар беренчел һөнәри белем белән таныша, үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә.

 

Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Тамара Тимофеева тарафыннан өченче ел "Ачык йөрәк" программасы гамәлгә ашырыла.

 

Елдан-ел май аеның өченче якшәмбесен СПИД авыруыннан үлгәннәрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне активистлар әңгәмәләр уздыра, мәгълүмат тарата.

 

"Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Ләйсән Гыйләҗева һәм социаль эш буенча белгеч Краснова Вероника тренинг дәрес үткәрде.

 

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашовы һәм социаль эш буенча белгеч Лилия Ахмедшина шәһәр ишегалды мәйданчыгында 7-12 яшь яшьтәге 20 бала белән төркемле дәрес үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International