2017 елның 17 маенда Яр Чаллы шәһәрендә “Уңыш территориясе” дип аталган яшьләр һөнәри юнәлеш бирүче форумы үтте. Ул яшьләргә һөнәри яктан үзбилгеләнү өчен ярдәмче буларак инновацион яшьләр мәйданчыгы булып тора, монда укучылар беренчел һөнәри белем белән таныша, үзләренең сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтә.
Форумны МАУ “Укучыларны һәм студентларны эшкә урнаштыру үзәге”, АНО Җирле профессиональ ориентация, карьера, бизнес яшьләр үзәге үткәрде. Ул Чаллы шәһәре башкарма комитеты, Яр Чаллы мәшгульлек үзәге, АНО “Казан ачык талантлар университеты 2.0”, ДБУ “Республика студент хезмәт отрядлары үзәге” ярдәме белән оештырылды. Форумның төп максаты Яр Чаллы шәһәре яшьләренең үзбилгеләнүе, эшче һөнәрләрен популярлаштыру һәм яшь чаллыларга карьера баскычын корырга өйрәтү иде.
Форумның төп мәсъәләсе:
Форум кысаларында 4 мәйданчыкның эше оештырылды: “Белем”, “Карьера”, “Бизнес”, “Профориентация”.
Мәшгульлек үзәге ике мәйданчык эшендә катнашты.
“Профориентация” мәйданчыгында укучылар өчен һөнәр сайлау стратегиясе мастер-классы оештырылды.
“Карьера” мәйданчыгында югары һәм урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларга “Резюме. Эш бирүче белән әңгәмә” мастер классы үткәрелде.
Ярминкәдә мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде.