Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Тамара Тимофеева тарафыннан өченче ел "Ачык йөрәк" программасы гамәлгә ашырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, 2016 елдан башлап, әлеге программа "Яхшылык өләш" җирле иҗтимагый оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, 17 майда әлеге үзәкнең базасында "Бәхет кибете" коммуникатив тренингы үткәрелде.