Ярминкә нәтиҗәләре буенча Зәй халкы эшкә урнашу өчен юллама алды

2017 елның 19 мае, җомга

Кичә, 18 май көнне Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Биредә түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: "КАМАЗ" (Логистика үзәге) ҖАҖ, "Таттелеком" ҖАҖ, "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәге, "МТП-Групп" ҖЧҖ.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 172 эш урынына 22 вакансия тәкъдим ителде.

Барлыгы ярминкәдә 37 кеше булды, шуларның 18 даими эшкә юллама алды.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, вакантлы эш урыннарына хезмәткәрләр туплау дәвам итә. Белешмәләр өчен телефон 8 (85558) 71543.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International