Түбән Кама мәктәпләр җитәкчелеге электрон продукт белән танышты

2017 елның 19 мае, җомга

3 нче урта белем бирү мәктәбе базасында муниципаль администратор Марина Архипова һәм "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге секретаре Роза Рыбина 27 шәһәр мәктәпләре директорлары урынбасарлары өчен интерактив семинар үткәрде.

Чара социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаганнарның мәгълүматларын туплаган Татарстан Республикасы бердәм банкын формалаштыру кысаларында үткәрелде.

Семинарның максаты булып мәктәп җитәкчелеген “Социаль куркыныч хәлдә булган гаилә һәм балаларны исәпкә алу һәм мониторинглау” электрон продуктын кулланырга өйрәтү торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International