Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Тугашовы һәм социаль эш буенча белгеч Лилия Ахмедшина шәһәр ишегалды мәйданчыгында 7-12 яшь яшьтәге 20 бала белән төркемле дәрес үткәрде.
Чараның максаты булып балигъ булмаганнарны ишегалды уеннары белән таныштыру, коммуникация күнекмәләрен үстерү торды.
Бу көнне балалар хәрәкәтчән уеннар белән танышты, эстафетада катнашты. Мәйданчыкта азарт һәм шатлык хөкем сөрде. Балалар оештыручыларга кызыклы уеннар, уңай эмоцияләр һәм күңелле аралашу өчен рәхмәтләрен җиткерде.