"Шәфкать" үзәге белгечләре профилактик юнәлешле чара үткәрелде

2017 елның 19 мае, җомга

"Стоп ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе кысаларында Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Ләйсән Гыйләҗева һәм социаль эш буенча белгеч Краснова Вероника тренинг дәрес үткәрде.

Чарада Князев гомуми белем бирү мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары катнашты.

Чара барышында сорау-җавап уеннары үткәрелде, белгечләр ВИЧка каршы социаль ролик күрсәтте. Оештыручылар сүзләренә караганда, балалар чарада актив катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International