ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 752 еллыгын бәйрәм итү көне уңаеннан республикада төрле чаралар үткәрелә.

 

Кичә Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру” дип исемләнгән конференция узды.

 

Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Әйшә авлында чираттагы күчмә чара үткәрде.

 

ТАССР төзелүенә 100 еллыгын бәйрәм итүенә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гүзәлия Муракаева патронажда торучы балалар өчен чара үткәрде.

 

 

"Россия Балалары - 2017" ведомствоара операциясен гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Без наркотикларга каршы!" дип аталган мәгълүмати акция үткәрде.

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Зәй районында "Һәр ветеранга – бүләк " дип исемләнгән акция старт алды. Акция кысаларында ветераннары һәм тол хатыннарын өйдә котлап, бүләкләр тапшырыла.

 

Бүген Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган чара узды.

 

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Марат Гафаров бүген авыл хуҗалыгы министрлыгында узган “Татарстан Республикасындагы агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау шартлары торышы” темасына киңәшмәдә катнашты.

 

ТАСС төзелүенә 100 еллыкны бәйрәм итү уңаеннан Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә иң төрле эш формалары һәм методлары кулланыла: туган якны өйрәнү музеена экскурсияләр оештырыла, матур әдәбият уку, кинотерапия үткәрү.

 

Европа иммунизация атнасын үткәрү кысаларында Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Үзеңне инфекцияләрдән сакла” темасына әңгәмә үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International