Кичә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Әйшә авлында чираттагы күчмә чара үткәрде.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгече 15 гражданга халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү шартлары һәм билгеләү тәртибе, эшмәкәрлек эшчәнлегендә үзмәшгульлек формасы мәсьәләләре буенча консультация күрсәтте.
Күчмә чара нәтиҗәләре буенча 9 граждан яңадан рәсмиләштерелде.