Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Марат Гафаров бүген авыл хуҗалыгы министрлыгында узган “Татарстан Республикасындагы агросәнәгать комплексында хезмәтне саклау шартлары торышы” темасына киңәшмәдә катнашты.
Марат Гафаров “Җитештерү травматизмын профилактикалау” доклады белән чыгыш ясап, 2016 елда авыл хуҗалыгы тармагында бу күрсәткеч 14% ка кимеде.
2016 елда тармак хезмәткәрләре арасында 27 авыру очрагы теркәлгән. ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәлахов билгеләп үткәнчә, әлеге очракларны кисәтүдә хезмәткәрләр арасында медицина тикшерүләре зур әһәмияткә ия. Куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итүдә тагын бер мөһим корал булып махсус хезмәт шартларын бәяләү тора.