Зәй районында "Һәр ветеранга – бүләк " акциясе уза

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Зәй районында "Һәр ветеранга – бүләк " дип исемләнгән акция старт алды. Акция кысаларында ветераннары һәм тол хатыннарын өйдә котлап, бүләкләр тапшырыла.

Шулай итеп, 27 нче апрельдә социаль яклау бүлеге тарафыннан Бөек Ватан сугышы катнашучыларының йортларына бару оештырылды. Чарада район башлыгы Разиф Кәримов, социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хузина катнашты.

Һәр ветеранга Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International