ТАССР төзелүенә 100 еллыгын бәйрәм итүенә әзерлек һәм аны уздыру кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гүзәлия Муракаева патронажда торучы балалар өчен чара үткәрде.
Чараның максаты – балаларда кызыксыну уяту, белемен киңәйтү.
Дәрес барышында балаларга кыска метражлы фильм карарга тәкъдим ителде, аннан соң викторина уздырылды.