"Асылташ" приютында наркотикларга каршы юнәлештәге чара узды

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

"Россия Балалары - 2017" ведомствоара операциясен гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Без наркотикларга каршы!" дип аталган мәгълүмати акция үткәрде.

Әлеге чара барышында приют карамагындагы балаларның ата-аналарына наркотикларның зыяны турында мәгълүмати буклетлар өләшенде.

Үзәк белгечләре сүзләренчә, мондый акцияләр үткәрү балигъ булмаганнарда наркотикларга тискәре караш формалаштыруга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International