Кичә Кукмара "Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм эшкә урнаштыру” дип исемләнгән конференция узды.
Чарада Кукмара аграр көллияте, социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе, яшьләр эшләре буенча һәм спорт идарәсе, инвалидлар җәмгыяте, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, 9-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Очрашуда катнашучылар өчен уку йортлары турында кызыклы чыгышлар, презентацияләр әзерләнгән иде. Барлык катнашучылар да буклетлар һәм брошюралар алды. Ата-аналар һәм балалар борчыган сорауларына тулы җаваплар алды.