ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 12 апрель көнендә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һәм эш бирүчеләр эш эзләүче гражданнарны вакантлы эш урыннары ярминкәсендә көтәчәк.

 

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.03.2017 597№ күрсәтмәсе нигезендә 2017 елның 30 мартыннан 24 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының грантларын алуга конкурска гаризалар кабул итү үткәреләчәк.

 

2017 нче елның  7 нче апрелендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә "Энергетик" мәдәният сараеннан Краснов исемендәге  ветераннар хоры "Яшә, минем Татарстан" дигән темага багышланган концерт куйдылар.

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә район үзәк хастаханәсенең табиб терапевт Алина Михайлова өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында лекция белән чыгыш ясады.

 

Шушы көннәрдә Кайбыч район администрациясенең актлар залында яшь әниләр белән түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

Шушы көннәрдә Мамадыш районында "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең киңәйтелгән күчмә утырышы узды.

 

Сәламәтлек көне кысаларында Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Сәламәтлек сукмагы” дип исемләнгән акция узды.

 

Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар шәһәр урамнарында "Сәламәт бул!" акциясе үткәрде.

 

“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә терроризмга каршы көрәш чараларына бик җитди карыйлар. Тәрбияче Мусолямова Фәния инде берничә тапкыр террорчылыкка ничек каршы тору турында балалар белән тәрбия чарасы үткәрде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International