Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә район үзәк хастаханәсенең табиб терапевт Алина Михайлова өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар алдында лекция белән чыгыш ясады.
Әлеге очрашу сәламәтлек көненә багышланган иде. Бу көнне традицион рәвештә иң кискен проблемалар хәл ителә, сәламәтлек саклау, кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү бурыч итеп куела.