“Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгендә терроризмга каршы көрәш чараларына бик җитди карыйлар. Тәрбияче Мусолямова Фәния инде берничә тапкыр террорчылыкка ничек каршы тору турында балалар белән тәрбия чарасы үткәрде.
Балаларга төрле куркыныч ситуацияләрдә үз-үзеңне ничек тоту, оешкан һәм сизгер булуның әһәмияте турында аңлату эшләре алып барылды. Аларга төрле таныш булмаган яки онытылып калган әйберләргә тап булганда нәрсә эшләргә, кайда хәбәр итәргә икәнлеге җентекләп аңлатылды.
Аңлату эшләре Санкт-Петербург шәһәре метро станциясендә булган террорчылык акты турында әңгәмәгә барып тоташты, балалар бу турыда үз фикерләрен әйтте.
Шулай ук тәрбияләнүчеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлап китте. Тәрбияче җитәкчелегендә алар бинадан эвакуацияләнү тренировкасын уздырдылар.
Тәрбия чарасы ахырында балалар өлкәннәр булышлыгы белән рәсем-плакатлар ясадылар.