Шушы көннәрдә Мамадыш районында "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең киңәйтелгән күчмә утырышы узды.
Делегация составында ТР Дәүләт советы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары, шулай ук Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомство вәкилләре булды.
Кунаклар эш визитын "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегеннән башлады. Делегация физик культурасы дәвалау кабинетлары, сенсор бүлмәсе, медицина блогы, галокамера, уку кабинеты, ашханәне карап чыкты. Татьяна Ларионова тернәкләнүчеләрдән тудырылган шартларны ничек бәялиләр, инновацион технологияләр аларга булышу турында, тормыш сыйфаты турында кызыксынды.