Шушы көннәрдә Кайбыч район администрациясенең актлар залында яшь әниләр белән түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чарада район башлыгы, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе, пенсия фонды бүлеге башлыгы, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 22 нче филиалы бүлек мөдире, үзәк район хастаханәсе педиатры, Кайбыч халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре катнашты.
"Бала тартмасы" аз керемле гаиләләргә, яшь әниләргә яңа туган баланы үстерүдә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта "Бала тартмасы" 6 гаиләгә тапшырылды һәм акция дәвам итә.