Алабуга "Яңа йорт" социаль приютында сәламәтлек көненә багышланган чаралары үткәрелде

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагылар шәһәр урамнарында "Сәламәт бул!" акциясе үткәрде.

Бөтендөнья сәламәтлек көнендә приют карамагындагы балалар шәһәр халкына зарарлы гадәтләрдән баш тартырга һәм сәламәт яшәү рәвешен алып барырга өндәүче листовкалар өләште.

Моннан тыш Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында приют карамагындагылар белән мәгълүмат сәгатләр үткәрелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International