2017 нче елның 7 нче апрелендә Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Энергетик" мәдәният сараеннан Краснов исемендәге ветераннар хоры "Яшә, минем Татарстан" дигән темага багышланган концерт куйдылар.
Чара кысаларында совет композиторларының шулай ук җирле авторларның рус, татар халык җырлары һәм сугыш еллары әсәрләре яңгырады. Туган туфракка, туган илгә багышланган патриотик җырларны тамашачылар аеруча җылы каршы алдылар һәм кушылып җырлады.
Концертның максаты итеп өлкән һәм балалар яшендәге инвалидларны актив тормыш позициясенә тарту, тәҗрибәләре белән таныштыру һәм вакытны файдалы итеп уздыру торды.