ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

18 ноябрь көнне Казанның Вахит районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне. Бу көн очраклы рәвештә генә сайланмаган – 13 ноябрь атаклы француз педагогы Валентин Гаюиның туган көне, ул беренчеләрдән, үзе уйлап чыгарган шрифт ярдәмендә, сукырларны укыту ысулын күрсәттә һәм алар өчен уку йортлары ача.

Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар әти-әниләре белән бергә спорт чарасында катнашты.

Шушы көннәрдә Минзәләнең "Умырзая"  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре белән берлектә түгәрәк өстәл оештырдылар.

Шушы көннәрдә Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар Карадуган авылындагы “Себер тракты тарихы” музеенда экскурсиядә булып кайттылар.

Шушы көннәрдә Тукай районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре "Безнең ишегалды уеннары" дип исемләнгән чара оештырды.

Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен интеллектуаль-уен дәрес узды.

Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең мобиль үзәге Осиново авылында булып кайтты.

Халыкара балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаенннан Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге әңгәмә оештырды.

Көзге каникуллар чорында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Оригами" дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International