Яр Чаллының "Асылташ" приюты карамагындагылар яңа төр иҗат белән таныштылар

2015 елның 13 ноябре, җомга

Көзге каникуллар чорында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Оригами" дәресе узды.

Дәрес алдыннан эшне башкару буенча инструкция үткәрелде. Укучылар педагогны игътибар белән тыңлады, эш барышы турында фикер алышты, аннан соң зур кызыксыну белән эшкә кереште. Нәтиҗәдә балалар "Көзге чәчәк бәйләме" коллектив эш башкарып чыкты. 

Укытучыларның сүзләренә караганда, әлеге чара нигезендә сәнгати зәвык сәләтен формалаштыру, иҗади мөмкинлекләрен үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International